Среда, 24.04.2024, 14:31
Приветствую Вас, Гость
Главная » 2012 » Апрель » 21 » Атналык нәтиҗәләре
22:16
Атналык нәтиҗәләре
      Башлангыч класс укучылары белән "Без - табигать дуслары" дип исемләнгән атналык уздырдык. 10 нчы апрель  көнне "Яз" темасына рәсемнәр күргәзмәсе оештырдык. 11 нче апрель көнне кошлар турында рефератлар конкурсы үткәрдек. 12 нче апрель көнне "Кошлар-безнең дусларыбыз" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырдык. "Син кошларны беләсеңме?" дигән ярыш булды. 13 нче апрель көнне 3-4 нче укучылары катнашында "Иң акыллы" дигән интеллектуаль уен  оештырдык. 14 нче апрель көнне барлык үткәрелгән чаралар буенча нәтиҗәләр чыгардык. 16 нчы апрельдә иртәнге линейкада җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Укучылар бик актив катнаштылар, грамота алу - алар өчен иң шатлыклы мизгелләр булгандыр. Йөзләрендәге елмаю хәзер дә күз алдында тора. Яңа уңышлар сезгә, укучылар! Барыгызга да рәхмәт!
Просмотров: 753 | Добавил: zamalieva-farida | Рейтинг: 3.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]