Четверг, 28.03.2024, 20:43
Приветствую Вас, Гость
Главная » 2011 » Август » 28 » Август конференциясе
21:53
Август конференциясе
26 нчы август көнне без, башлангыч класс укытучылары, Зеленодол шәһәренең Пушкин исемендәге 9 нчы лицеенда җыйналдык. Бер-беребезне бик сагынганбыз: җыелыш башланганчы залда тавыш тынмады.
      Быел безнең МО җитәкчебез дә яңа, элеккегесен югары урынга куйганнар. Очрашуда  төрле чыгышлар тыңладык, балалар безгә үзләренең биюләрен тәкъдим иттеләр. Чыгышлар арасында 25 ел башлангычта эшләгән укытучыларны котладылар: истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Алар арасында мин дә бар идем. Шулай ук үзенең гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган, 45 ел стажлы укытучыны котладылар. 30, 35 ел эшләгән коллегаларыбызны да билгеләп үттеләр. 
       Быелгы беренче утырышыбызны шулай үзенчәлекле, эчтәлекле оештыручыларга бик зур рәхмәт.
    Тагын 3 көннән яңа уку елы башланыр. Барлык укытучыларга яңа уңышлар, яңа җиңүләр!!! Аллага тапшырдык, хәерле сәгатьләрдә!!!
Просмотров: 1131 | Добавил: zamalieva-farida | Рейтинг: 2.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]