Четверг, 25.04.2024, 02:56
Приветствую Вас, Гость
Главная » 2011 » Октябрь » 31 » "Белем җәүһәрләре" - 2011
21:53
"Белем җәүһәрләре" - 2011
4523
   
29 нчы октябрь көнне "Казан" милли-мәдәни үзәгендә "Белем җәүһәрләре" исемле Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды. Сәхнәгә һәр номинациядә җиңгән укытучыларны һәм укучыларны чакырдылар. Мин  "Башлангыч белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясендә III дәрәҗәле дипломга лаек булдым.  Әлеге номинациядә III урынны "Күңелле татар теле” интернет-проекты белән Богапова Зөхрә Фариз кызы һәм "Башлангыч мәктәп” интернет-проекты белән мин - Замалиева Фәридә Гаптелбари кызы бүлештек. II урынга "Карлыгач” интернет-проекты белән Гәрәева Венера Мөхетдис кызы һәм "Туган ягым - яшел бишек” интернет-проекты белән Мөхәммәдиева Дилә Мирмөҗәһит кызы лаек булдылар. Безне "Сабантуй” балалар һәм үсмерләр газетасының баш мөхәррире Гыймадиев Айдар Марс улы котлап үтте, "Сабантуй" газетасына бушлай язылу өчен сертификатлар, бәйгенең дипломнарын  тапшырды. 
         Бу бәйгене һәм бүләкләү кичәсен оештыручыларга, бигрәк тә Раил Гатауллинга чиксез рәхмәтемне белдерәм. 
Просмотров: 832 | Добавил: zamalieva-farida | Рейтинг: 3.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]