Пятница, 29.03.2024, 11:55
Приветствую Вас, Гость
Главная » 2014 » Ноябрь » 7 » “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге"
14:03
“Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге"

Полоска

Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге

Татарстанда “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" мәдәни-мәгариф проекты старт ала

         “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" ("Культурный дневник первоклассника") дип исемләнгән мәдәни-мәгариф проекты 12 ноябрьдән старт ала. Ул Мәдәният елы кысаларында уздырыла. 12 ноябрьдә мәдәният системасындагы китапханәләр базасында Бердәм мәдәни дәрес үтәчәк.

        Проект өч төрле номинациядән тора:

“Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" сайтын иң актив кулланучы”;

“Иң әйбәт беренче сыйныф укучысының  мәдәни көндәлеге";

“Иң яхшы мәдәни әти-әни”.

         12 ноябрьдән 27 ноябрьгә кадәр беренче этапта “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" сайтын иң актив кулланучы” номинациясе буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк. Ә 2015 елның 1 январеннан 25 майга кадәр икенче этапта “Иң әйбәт беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" һәм “Иң әйбәт мәдәни әти-әни” номинациясендә җиңүчеләр барланачак. Җиңүчеләрне республикакүләм мәдәни чараларда катнашу көтә.

         Әлеге проет 2015 елның 26 маена кадәр дәвам итә. Проектта беренче сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары катнаша ала. 
  
Полоска

Просмотров: 565 | Добавил: zamalieva-farida | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]