Четверг, 28.03.2024, 20:43
Приветствую Вас, Гость
Главная » 2011 » Ноябрь » 23 » Әбиләр бездә кунакта
15:50
Әбиләр бездә кунакта
25 нче ноябрь - Аналар көне. Шул уңайдан бүген безнең мәктәпкә кунакка ак яулыклы әбиләребез килде. Башлангыч класс укучылары белән "Ил шатлыгы, өйләр аклыгы - ак яулыклы ак әбиләр" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе әзерләдек. Әбиләребез, дәү әниләребезнең чыгышларын, балаларга теләкләрен ишетеп күңелләребез тулды, күзләребезгә яшьләр килде. Авылыбызның хөрмәтле кешесе, остабикәбез - Шәмсенур әби үзенең мөнәҗәтләрен яңгыратты. Сугыш чоры балаларының чыгышларын һәр бала, һәр килгән кунак йотлыгып тыңлады. Балаларыбыз үзләренең кадерле әбиләренә бүләкләрен тапшырдылар. Бәйрәмебез барышында әбиләребезнең фотолары күрсәтелеп барды. Матур шигырьләр, җырлар яңгырады. Әбиләребезгә озын гомер, сәламәтлек теләп таралыштык.
Просмотров: 1025 | Добавил: zamalieva-farida | Рейтинг: 1.5/2
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]