Пятница, 26.04.2024, 06:44
Приветствую Вас, Гость
Главная » 2011 » Июнь » 27 » Чыгарылыш - 2011 (9 класс)
06:32
Чыгарылыш - 2011 (9 класс)
Стикеры в гостевые и блогиСтикеры в гостевые и блоги
 23 нче июнь көнне безнең мәктәптә чыгарылыш кичәсе үткәрелде. Быел ул бик үзенчәлекле - 9 нчы һәм 11 нче класс укучылары өчен әзерләнде. 9 нчы класс - минем укучыларым. Алар өчен бу бәйрәм бик моңсу булгандыр, чөнки әле тагын 2 ел укыйсы да укыйсы иде бит!!!)))) Нишләтәсең, законнар үзгәреп тора - бу минем укучыларга да кагылды. Быел безнең районның күп мәктәпләрендә 10 нчы классны ачмыйлар. Бу - бик тә кызганыч!
         Чыгарылыш кичәсе матур эчтәлекле оештырылды. Әти-әниләр, укучылар укытучыларга иң изге теләкләрен, олы рәхмәтләрен  җиткерделәр. Һәр укытучы балаларга ак юллар, сәламәтлек, бары тик уңышлар гына теләде. 
          Бүген укучылар кулларына өлгергәнлек аттестаты алдылар. Хәерле юл сезгә, чыгарылыш класс укучылары!!!
Просмотров: 5464 | Добавил: zamalieva-farida | Рейтинг: 3.7/3
Всего комментариев: 1
1 zamalieva-farida  
ХӘЕРЛЕ ЮЛ СЕЗГӘ, БАЛАКАЙЛАР! cry

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]