Пятница, 26.04.2024, 02:05
Приветствую Вас, Гость
Главная » 2012 » Ноябрь » 12 » Эх, каникуллар!
19:16
Эх, каникуллар!
  
    Быел укучыларның көзге каникуллары бик кызыклы һәм нәтиҗәле үтте. Алар  мәктәптә һәм мәдәният йортында оештырылган түгәрәкләргә йөрделәр. Укучылар бу түгәрәкләргә бик теләп һәм кызыксынып йөриләр.
      Ә каникулларның  иң күңелле көне итеп 4 нче ноябрь көнен билгеләп үтәргә кирәктер. Чөнки бу көнне балалар әниләре белән Казан шәһәренә циркка барып кайттылар. Авылыбызның иң мөхтәрәм кешесе - Минуллин Әнвәр Габбас улы баларга зур бүләк әзерләгән. Универсиада дип язылган бик матур, уңайлы автобус һәм цирк билетлары. Балаларга тамаша бик ошады. Алар юл буе үзләренең уй-кичерешләрен сөйләп кайттылар. Бу сәяхәтне оештырган өчен әти-әниләр, укытучылар, бигрәк тә балалар спонсорыбызга бик рәхмәтле.
Просмотров: 774 | Добавил: zamalieva-farida | Рейтинг: 2.0/1
Всего комментариев: 1
1 Гузель  
Бик кызыктырдыгыз. балачак еллары искә төште.

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]