Четверг, 28.03.2024, 20:59
Приветствую Вас, Гость
Главная » 2011 » Декабрь » 24 » Кар тавы ясыйбыз
22:08
Кар тавы ясыйбыз
  
Авылыбызның уртасында бик матур бакча бар. Ул Җәйге бакча дип атала. Элек анда сабантуй көнне кичке уеннар оештырылган. Бакча янында таган булган, анда яшьләр төн буе рәхәтләнеп атынганнар. Бакча эчендә юкә агачлары үсә. Һәр яз бакча янында хуш ис тарала. 
  Кыш көне дә бакча ямьләнеп, гөрләп торсын дип, Әнвәр абый чыршы куеп, тау ясарга уйлаган. Менә шул эштә ярдәм итәргә дип,  бүген бакча янына мәктәп укучылары һәм укытучылар җыелды. Бергәләп, рәхәтләнеп эшләгәч, тавыбыз да булды. Башлангыч класс укучылары шуып та карадылар. Укучылар үзләренең хезмәтенә шатланып карап тордылар да тыныч күңел белән өйләргә таралыштылар. 
Просмотров: 693 | Добавил: zamalieva-farida | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]