Пятница, 26.04.2024, 11:15
Приветствую Вас, Гость
Главная » 2012 » Март » 22 » Әлифба бәйрәме - 2012
15:43
Әлифба бәйрәме - 2012
     
    Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе - Әлифба бәйрәме. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана.
      Безнең мәктәптә дә шаулап-гөрләп Әлифба бәйрәме узды. 1 нче классның 3 укучысы үзләренең һөнәрләрен, белемнәрен күрсәттеләр. Бәйрәмнең төп геройлары Әлифба, Математика, Туган тел дәреслеге иде. Алар кызыклы биремнәр алып килделәр. Укучылар сынатмадылар, барлык биремнәрне дә тырышып башкардылар.
   Бәйрәмнең соңында укучылар Әлифбага рәхмәт әйтеп, Туган телне шатланып каршы алдылар. 
    
Беренче китап син булдың,                  
 Әлифба дус, хуш инде...
Юк ла, хуш димик, исән бул -                
Син аерылмас дус инде!  
Просмотров: 663 | Добавил: zamalieva-farida | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]