Четверг, 02.05.2024, 00:59
Приветствую Вас, Гость
Главная » 2014 » Ноябрь » 12 » Мәдәни көндәлек
18:10
Мәдәни көндәлек

голубые цветочки

      Бүген 12 нче ноябрь көнне республикабызның барлык җәмәгать китапханәләрендә Мәдәният дәресе уздырылды. Мәдәният дәресендә 42 меңнән артык балага “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” бүләк ителде. Көндәлек нәниләргә республикабызның тарихи-истәлекле урыннарына, төрле мәдәни чараларга юл күрсәтеп, рухи байлыкларыбыз белән якыннанрак танышырга ярдәм итәчәк.

        Шул уңайдан безнең мәктәпнең 1 класс укучылары да авылыбызның китапханәсенә кунакка бардылар. Анда класс җитәкчесе Замалиева Ф.Г, мәктәп китапханәчесе Шайхиева Г.И. һәм авыл китапханәчесе Касымова З.Х. белән берлектә Мәдәни дәрес үткәрелде.   7 1 нче класс укучысына мәдәни көндәлек тапшырылды. Китапханәче һәм класс җитәкчесе балаларга һәм аларның әти-әниләренә көндәлек белән эшләү алымнарын аңлатты.  Укучылар китапханә белән таныштылар һәм китаплар алдылар. 

голубые цветочки

Просмотров: 1062 | Добавил: zamalieva-farida | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]