18:59 "Мәктәпкә әзерләнергә булыш!" акциясе | |
Бүген, 24 нче август көнне, безнең мәктәптә "Мәктәпкә әзерләнергә булыш!" акциясе кысаларында бәйрәм-тантана булып узды. Бу бәйрәмгә башлангыч класс укучылары, 1 нче класска килүче балалар әти-әниләре белән чакырылды. Беренчеләрне Ачасыр авыл җирлеге башлыгы Кадыров Р.С., мәктәбебезнең директоры Максумов М.М. котлады. Аларга уку кирәк-яраклары тутырылган сумкалар тапшырылды. 20 нче август - 20 нче сентябрь аралыгында "Балаларны саклагыз!" дигән куркынычсызлык айлыгы башланды. Шул уңайдан балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре язылган китапчык һәм расписание тапшырылды. Шулай ук балаларның кулларына юлларда сак йөрер өчен яна торган браслетлар тагылды.
| |
|
Всего комментариев: 0 | |