Суббота, 20.04.2024, 12:00
Приветствую Вас, Гость
Главная » 2011 » Ноябрь » 28 » Очрашу
21:49
Очрашу
   
 Бүген бездә кунакта халык җәүһәре - Флера Сөләйманова. Очрашу бик тә эчтәлекле булды. Флера апаның моңлы тавышын тыңлап, хисләнеп, яшь чакларны искә төшереп утырдык. Ул бик  матур итеп татар халык җырларын башкарды. Ә гармунчы Солтан абый төрле гармуннарда уйнап барыбызны да таң калдырды. Очрашуга килгән кунаклар үзләренең чиксез рәхмәтләрен белдерделәр. Укучылар да кунакларның чыгышларын игътибар белән карап утырдылар, рәхәтләнеп фотога һәм видеога төшерделәр. Бу очрашу мизгелләре күңелләрдә озак сакланыр.
Просмотров: 801 | Добавил: zamalieva-farida | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]