Среда, 08.05.2024, 06:01
Приветствую Вас, Гость
Главная » 2011 » Октябрь » 6 » Укытучылар көне
00:12
Укытучылар көне
                                       
5 октябрь - Укытучылар көне.
    Бүген безнең өчен иң кадерле көн - профессиональ бәйрәмебез. Иртән мәктәп ишек төбендә безне укучыларыбыз чәчәкләр белән каршы алдылар, сумкаларыбызны бүлмәбезгә үк алып барып куйдылар. Мәктәп эченә кереп килүем булды:  "Бәйрәм белән!" дигән котлау сүзләре тынмады... Укытучы өчен тагын ни кирәк?!!! Күңелләр күтәрелеп китте. Бүген көн буе тәбрикләүләр яуды: телефон аша, электрон почта аша.  Әле бу  тантана иртәгә дә  дәвам итәчәк.
    Барлык укытучыларны бәйрәмебез белән котлыйм. Авыр һәм мактаулы хезмәтебездә барыгызга да бары тик уңышлар гына телим. Ходай сәламәтлек, сабырлык бирсен! 
    Котлы булсын Укытучылар бәйрәме!!!
Просмотров: 1293 | Добавил: zamalieva-farida | Рейтинг: 4.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]