Пятница, 26.04.2024, 09:44
Приветствую Вас, Гость
Главная » Статьи » минем мәкаләләрем

Характеристика төзү үрнәге

Укучыга характеристика язу өчен ярдәмлек

(Республика, район, шәһәр, мәктәп исеме) ___ сыйныф укучысына характеристика

1. Укучы турында гомуми мәгълүматлар (тулы яше, туган елы, торган җире).

2. Әлеге мәктәптә кайчаннан бирле укуы.

3. Укучыньң физик яктан үсеше, сәламәтлеге: сәламәт, өлешчә сәламәт, уртача, начар; сәламәтлеге какшау билгеләре (баш авырту, баш әйләну, эч авырту һ.б.лардан еш зарлану).

4. Гаилә турында мәгьлүматлар (тулы гаилә, тулы булмаган гаилә, балалар саны, яшәү, торак шартлары, матди хәле (бик яхшы, яхшы, уртача, начар, бик начар).

6. Уку эшчәнлеге узенчәлеклвре:

а) өлгереше;

б) укуга карашы:                                                                                                                                                                          

•    уңай (мәктәпкә теләп йөри, ...уку предметларын теләп өйрәнә, яхшы укырга тели, ижади актив);

•    уртача (әлегә укуга кызыксыну юк, битараф, яраткан предметлары юк; укуны бурыч итеп кабул итә, берничә предмет белән генә кызыксына);

•    тискәре (сәбәпләре);

в) гомуми акыл сәләте: сәләтле, зирәк; уртача, тубән;

г) эш темпы: тиз, уртача, акрын, бик акрын;

д) эштә төгәллеге: бик төгәл, чиста-пөхтә, ашыгучан, жыйнаксыз.

е) мавыгуы, һәвәслеге, аерым өлкәгә карата сәләте (техника, төгәл фәннәр, табигать,

сәнгать һ.б.)-

7. Укучыны уңай яктан характерлый торган сыйфатлар: үз-үзенә ышанган, ачык, инициатива күрсәтә, намуслы, принципиаль, актив, кыю, энергияле, тәртипле, мөстәкыйль, игътибарлы, эшчән, кызыксынучан, жыйнак, оста, эзләнүчән, үззенә таләпчән, әдәпле, түзем, оптимист, назлы, сөйкемле, ихтыярлы һ.б.

8. Укучыны тискәре яктан характерлый торган сыйфатлар: җавапсыз, эгоист, үтә кырыс, ялкау, кызып китүчән, жыйнаксыз, саран, көнче, үз-үзенә бикләнүчән, кирәгеннән артык горур, ихтыярсыз, алама..

9. Темперамент тибы: сангвиник, флегматик, холерик, меланхолик.

10. Иҗтимагый-оештыру позициясе:

а) укучының мәктәптә иҗтимагый йөкләмәсе;

б) аны башкаруга мөнәсәбәте: инициативалы оештыручы, иптәшләрен үз артыннан ияртергә сәләтле, оештыручы вазифаларын башкара ала, җаваплылык һәм намус белән башкара, җавапсыз карый;

11. Тәрбияви мөнәсәбәтләр:

а) "укучы - укытучы"системасында:  үзара хөрмәт, ышаныч нигезендә корыла;

Категория: минем мәкаләләрем | Добавил: zamalieva-farida (02.03.2014) | Автор: фарида E
Просмотров: 6146 | Рейтинг: 3.0/2
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]