Среда, 08.05.2024, 03:02
Приветствую Вас, Гость
Главная » Статьи » минем мәкаләләрем

курслар

Курслар буенча йомгаклау эше (эссе)

2011нче елның сентябреннән яңа стандартлар белән эшли башлыйбыз. Шуның өчен Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институтында  курслар уздырыла. Бу курсларга завуч миңа да заявка бирде. Бер атналык дистанцион курслар тәкъдим ителде. Иң элек анда аңлашып бетмәдем. Соңыннан күп биремнәрне үтәдем. Берничәсен Казанга килгәч дәвам иттем. Исәнме! И, Казан, нурлы Казан, моңлы Казан!

14 март. Иртәнге  4.30 да тордым. Өйдәге, сарайдагы эшләрне бетердем. (Авыл кешесенең шул инде ул!) Машина белән Казанга 7 гә килеп җиттек. Сәгать 10 да Роторная тукталышында идем. ( 2 ел эчендә ул да үзгәргән – Халева тукталышы икән?!) ИРО га юнәлдем.( таныш урыннар!) Татар төркеме бер бүлмәгә җыйналган иде. Бер-беребез белән таныштык. Безнең районнан 4 әү булдык. Безне җитәкчебез Илсөя Тәлгатовна Сәгъдиева ачык ягымлы йөз белән каршы алды. Атналык план белән таныштырды.

1 нче лекция.  Л.В.Мирошниченко.

Ул безгә дәрестән тыш эшчәнлек турында сөйләде. "Технология достижения планируемых результатов освоения программ начальной школы» дигән чыгыш ясады. Үзенең күрсәткән презентацияләрен, лекциясен тәкъдим итте. Бу бик тә яхшы булды. ( сөйләгәнне карап , искә төшереп, шуннан өйрәнер өчен бик уңай.)

Көн яхшы үтте. Бераз арылган, беренче көн бит!

15 нче март. Е.Н.Ибрагимова. "Соответствие целей, принципов и содержания развивающего обучения требованиям ФГОС НОО ”Хәтерне үстерү буенча балалар белән эшләү өчен бик күп кызыклы күнегүләр күрсәтелде. Лектор яшь, әмма белмәгән әйбере юк! Менә дигән психолог!!!

       Икенче парда безнең белән треннинг үткәрде. Миңа бик тә ошады!

16 нчы март.

Без бүген Дәрвишләр бистәсенең 11нче номерлы татар гимназиясендә. Мәктәпкә килеп керү белән үземнең укучыларым искә төште. Безне бик җылы каршы алдылар. Параллель төркемнәрдә дәресләр күрсәтелде. Барлык дәрес тә ошады. Түгәрәкләр, озынайтылган көн төркеме эшчәнлеге белән таныштык. "Сүз ул – күңел көзгесе” дигән мастер-класс күрсәтелде. Соңыннан бергә җыелып фикер алыштык. Фәнни җитәкчеләр профессор Х.Ю.Миннегулов (КФУ) һәм доцент З.М.Магиярова (КГТУ) катнашты . Бу мәктәп дәрестән тыш музыка һәм сәнгать мәктәпләре белән эшчәнлек алып бара. Көн нәтиҗәле үтте.

17 нче март.  Без тагын мәктәптә! Киров районының 3нче номерлы гимназиясе. Инновацион  алымнар кулланып,  дәресләр күрсәтелде. Бигрәк тә информатика һәм рәсем сәнгатеннән интеграль дәрес бик ошады. 2 мастер-класс тәкъдим ителде (җыр дәресе һәм хореография). Рәхәтләнеп җырладык, уен коралларында уйнадык. (гомердә дә тотып карамаган уен кораллары бар иде.) Менә дигән мастер-класс булды!!!  Хореографиядә бию элементлары өйрәндек. Үз мәктәбеңдә шундый белгечләр булу нинди куаныч! Ә авыл мәктәпләрендә мөмкинлекләр аз. Биюләр өйрәтү -  үзе бер бәла?!?!

   Соңыннан язучы Галимҗан Гыйльманов белән очрашу булды. Укучылар аның шигырьләрен сөйләделәр. Очрашу концерт номерлары белән үрелеп барды. Менә дигән курайчылар ансамбле уйнады. Очрашу бик күңелле үтте.

18 нче март.  Бүген без ИРО ның төп бинасында. Рәсем сәнгате буенча  эчтәлекле, күрсәтмәлелеккә бай чыгыш тыңладык. Миңа бик ошады. 2008 нче елдагы курсларда да аның лекциясен йотлыгып тыңлаган идем.

    Рябова А.А. "Информационная компетентность учителя начальных классов” дигән чыгыш ясады. Башлангыч класста укыту-тәрбия процессында файдалану өчен сайтлар белән таныштырды. Оештырыла торган конкурслар турында әйтеп үтте. Бик күп презентацияләр күрсәтте. Бик кирәкле материалларны дискка яздырып таратты.

   Көн бик нәтиҗәле үтте. (мин бик канәгать)

19 нчы март.  Җитәкчебез Илсөя Тәлгатовна безне төрле УМК лар белән таныштырды. Кайсын гына сайларга?! Район УМК "Перспектива” буенча заказ бирергә тәкъдим итте. Ничек кенә эшли башларбыз инде? Әле без бит ике классны бергә укытабыз. 1 нче классны аерым укыту мөмкинлеге булырмы инде, юкмы?!

   Эш прогаммаларын төзү буенча аңлатма бирелде, брошюралар таратылды. Беренче атна нәтиҗәле үтте, үзем өчен күп кенә яңалыклар алдым. Ә иң мөһиме  - Башкорт драма театрының спектакльләрен карау  шатлыгы!!! Кайчан әле чын башкорт артистларын күргән булыр идек! Бу чараны оештырган җитәкчебез Илсөя Тәлгатовнага бик зур рәхмәт!

21 нче март.  Яңа стандартларның нигезе, функцияләре, структурасы белән Фаттахова С.В. чыгыш ясады. Үзенең чыгышын безгә дә бирде. Шуннан укып, карап өйрәнәсе булыр инде. Андый мәгълүмат булу яхшы.

ФГОС таләпләренә туры китереп дәрес төзү турында И.Т.Сәгъдиева аңлатты. Дәреснең нинди элементларын традицион системада калдырырга, кайсысын алып чыгарга өйрәтте.

    Мастер-класс күрсәтелде. 2 нче класс. Әйләнә-тирә дөнья. ФГОС таләпләре анализланды.

   Мияссарова И.Х. татар теле дәресендә авазларны өйрәнү методикасы белән таныштырды. Яңа әлифба дәреслеге эшләнәчәге турында әйтте. Белем эчтәлегенең мәҗбүри минимумын аңлатты.

22 нче март. "Алгоритм введения ФГОС общего образования в школе” дигән эчтәлекле чыгыш ясады. Үзенең материалын безгә дә бирде (иң кирәклесе).

  Без үзебезнең бурычларыбызны беләбез, ә хокукларыбызны белеп бетермибез икән?! (ул сөйләгәннән соң, шул ачыкланды). Үзебезне борчыган сорауларга җавап алдык. Безгә бик кирәкле лекция булды.

      23 нче март.  Фаттахова С.В. "Программа формирования УУД” дигән тема буенча үзенең аңлатмаларын бирде. Бик кирәкле мәгълүмат алдык.

     Көннең икенче яртысында метро белән Кремльгә юнәлдек. Кремль ашханәсендә  ашап-эчтек. Кол Шәриф мәчетенә очрашуга кердек. Мәчет буйлап экскурсия оештырылды. Мәчетнең имам-хатибы Рамил хәзрәт Юнысов белән очраштык, аның вәгазьләре күңелгә май кебек ятты. Төрле сорауларга җаваплар алдык, истәлеккә фотога төштек.

24 нче март.  Немеровская Ю.К. проект эшчәнлеген оештыру мәсьәләсенә тукталды. Проектның структурасы белән таныштырды. Календарь план төзү үрнәге күрсәтте. Минем өчен бик кирәкле лекция булды.

Л.В.Мирошниченко дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру буенча эчтәлекле чыгыш ясады. Бу эшчәнлекнең һәр төре буенча эш төрләре белән таныштырды.

   Көннең икенче яртысында мастер-класслар күрсәттек. Справкалар бирелде. Бу минем өчен бик кирәк иде. Мин бик шат, шундый мөмкинчелек булдырулары өчен рәхмәт.

   Соңыннан  "Безнең гәҗит” газетасының баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов белән очрашу оештырылды. Ул безне газетаның эшчәнлеге белән таныштырды, сорауларыбызга җавап бирде.

  Көн бик нәтиҗәле үтте.

25 нче март.  Курсларны ябу танатанасы булды. Язылган отчетларыбызны, стажировка көндәлеген, тутырылган анкеталарыбызны, тикшерү эшләрен тапшырдык. Ике атна буенча эшләнгән эшләребез, тыңланган лекцияләрне чагылдырган презентациябезне күрсәттек. Җитәкчебез курслар буенча йомгак ясады, һәрберебезгә уңышлар теләде.

    Курслар югары дәрәҗәдә оештырылды, барыгызга да бик зур рәхмәт. Сезгә сәламәтлек, хезмәтегездә уңышлар теләп калам.

     Сезгә хөрмәт белән  Яшел Үзән районы Ачасыр урта мәктәбенең  югары категорияле башлангыч класслар  укытучысы  Замалиева Фәридә Гаптулбариевна.

14-25 нче март, 2011нче ел.
Категория: минем мәкаләләрем | Добавил: zamalieva-farida (30.04.2011) | Автор: фарида
Просмотров: 2740 | Рейтинг: 1.5/2
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]