Вторник, 07.05.2024, 13:35
Приветствую Вас, Гость
Главная » Статьи » минем мәкаләләрем

Минем тәрбиягә карашым

МИНЕМ ТӘРБИЯГӘ КАРАШЫМ.

"Укучыларда әхлак сыйфатлары тәрбияләү”

           Тәрбия процессы – кешенең тулысынча шәхес буларак форма-лашуы. Ләкин шушы тулы бер процесста төп һәм әһәмиятле урынны әхлак тәрбиясе били. Кеше үз эшчәнлеге дәвамында, аралашу вакы-тында дөньяга, кешеләргә мөнәсәбәттә әхлак нигезләрен туплый.

            Аралашу кеше эшчәнлегенең барлык өлкәләрендә туа. Ә инде әхлак һәм аралашу һәрвакыт – балалар уенында да, укуда, спортта, хезмәттә дә - бер-берсенә бәйләнгән булалар.

            Әхлак тәрбиясе процессында укытучы-тәрбиячеләрнең роле зур. Без тиешле шартларны да тудыра, оештыра да – без балаларның укуы, хезмәте, ялы, уены һәм һәртөрле эшчәнлеге дәвамында әхлак мөнәсәбәтләрен тиешле якка юнәлтергә тиеш булабыз.

            Яхшыны яманнан, яманны яхшыдан аера белү тәҗрибәсе кешедә яшьтән үк тәрбияләнә. Бала чакта барлыкка килгән әхлак нормалары кешене олыгайган чорына кадәр озата бара. Без балалар белән төрле темаларга әңгәмәләр, фикер алышулар үткәрәбез.( "Яхшы күрше – ярты дуслык”, "Киемгә карап каршы алалар...”, "Акыллылык һәм ахмаклык”, "Тәртип бусагадан башлана”, "Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт”, "Яхшы сүз – җан азыгы”. )

             Әдәпле, яхшы сүз күңелне күтәрә, шатландыра. "Яхшы сүз – җан азыгы ",-- дип тикмәгә генә әйтмәгәннәр. Шулай бер әңгәмә вакытында балалар белән әдәпле сүзләр турында фикер алыштык, кроссворд чиштек, яңа сүз барлыкка килде – изгелек.

             Изгелек – кояш нурына тиң. Бер-береңә ярдәм итешеп яшәү, ачык йөзле, тәмле сүзле булу кешеләргә кояшның якты нурлары кебек үк кирәк. Изгелек тормышны, яшәүне саклый, ә явызлык җимерә. Кеше тормышта гел яхшылык кына эшләр өчен туа. Кеше яшәвенең төп мәгънәсе изгелек кылу, яхшылык эшләү. Изгелек эшләр өчен игелекле, мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга кирәк. Ләкин кайвакытта киресе дә булып куя. Бер явызлык икенче явызлыкны китереп чыгара. Кеше гафу үтенсә, явызлыкны туктатырга була. Гафу үтенү – ул яхшылык. Явызлыкны яхшылык белән генә җиңеп була. ( "Ата-анага игелек итмәгән – үзе дә игелек күрмәгән”)

                              Кешеләргә без гел яхшылык эшлик,

                              Эшләмәсәң – гарьлек,

                              Тик яхшылык эшләү җиңел түгел

                              Ул – зур фидакарьлек.

                   Яманны яхшыдан аера белмәү, әхлак турында тискәре тәҗ-рибәләр туплау исә җәмгыятьтәге әхлак кагыйдәләрен бозуга, шәхси бәхетсезлеккә илтә.

             Мәктәптә әхлак тәрбиясенең эчтәлеге укучыда әхлак сыйфат-лары булдыруның киң планлы юнәлешенә нигезләнә. Әлеге юнәлеш укучы балада җәмгыятькә, кешеләргә, хезмәткә һәм укучының үз-үзенә әхлакый мөнәсәбәт тәрбияләүне эченә ала.

             Хезмәткә әхлаклы мөнәсәбәт тәрбияләү – кешенең гомер юлын, аның киләчәген, язмышын билгели торган фактор. Чөнки кеше кайда гына булмасын, нинди генә җәмгыятьтә яшәмәсен, хезмәт мөнәсәбәт-ләреннән читтә кала алмый һәм нәкъ шушы мөнәсәбәтләр аны шәхес буларак формалаштыра.

                Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә,

                Ах, оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә,

                И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә -- эш,

                Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш.

                                              ("Эшкә өндәү”, Г. Тукай)

             Кешенең иң зур бәхете – яхшылык. Яхшылык эшләсәң, яхшылыкка – яхшылык белән җавап бирерләр.

             Укучыда үз-үзенә әхлаклы мөнәсәбәт тәрбияләү – бердәмлек, намуслылык, чисталык, хезмәт сөючәнлек кебек сыйфатлар тудыру дигән сүз.

             Намуслы булу – үз гаебе, үз хатасы өчен ояла белү, аларны төзәтә белү. Үз тәртибен, үз эшләрен бәяли белү. Намус ул күзгә дә күренми, ләкин аны начар эшләр эшләп югалтырга була. Намусы-гызны кече яшьтән үк сакларга , аңа тап төшермәскә кирәк. Начар эшләр өчен ояла белү, аларны булдырмаска тырышу ул – намуслы, вөҗданлы булу дигән сүз. Намусын, вөҗданын югалткан кешеләр беркайчан да изгелек эшли алмыйлар.

             Укучыда әхлак сыйфатлары тәрбияләү өлкәсендә бер мөһим юнәлеш бар. Ул да булса – гаиләдә әхлаклы мөнәсәбәтләр тәрбияләү. Гаиләдәге мөнәсәбәтләр кеше күңеленә гомерлек тирән эз салып калдыралар ("Оясында ни күрсә, очканында шул булыр”).

             Без һәр дәрестә һәм ачык чараларда балаларга мәкальләр һәм әйтемнәр аша тәрбия бирәбез. Мин класс сәгатьләрен Вил Казыйха-новның "Әхлак тәрбиясе” дигән дәреслеге буенча алып барам. Әңгәмә-ләрнең эчтәлеге белән әти-әниләрне дә таныштырам. Өй эшләре итеп әти-әни белән сөйләшү өчен сораулар тәкъдим итәм. Әти-әни белән берлектә шулай эшләү бик яхшы нәтиҗәләргә китерә. Балалар кечкенәдән гаделлеккә, игелеклелеккә омтылалар. Алар бу үрнәкләрне өлкәннәрдән күреп кабул итәләр.

              Әхлак тәрбиясе бирүнең нигезендә баланы яхшылыкка өйрәтү, начар эшләрдән кисәтү, нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнлеген белерлек итеп, тәрбияләп үстерү ята. Яңа буын тәрбияле булсын өчен, аны иң беренче чиратта әхлаклы буын итеп тәрбияләргә тиешбез.               

Категория: минем мәкаләләрем | Добавил: zamalieva-farida (27.04.2011)
Просмотров: 3722 | Рейтинг: 2.0/3
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]