Четверг, 28.03.2024, 21:21
Приветствую Вас, Гость
Главная » Статьи » минем мәкаләләрем

Сәламәтлек - зур байлык

"Сәламәтлек – иң зур байлык”

    Борын-борын заманнарда ук кешеләр көндәлек очрашканда бер-берсенә сәламәтлек теләгәннәр. Халык мәкальләрендә дә : "Сәламәтлек – иң зур байлык”, "Сәламәтлекне сатып алып булмый”, "Тазалык – саулык нигезе, саулык – байлык нигезе”, дип әйтелә. Әйе, сәламәтлек һәр кешегә дә бәхетле гомер итү һәм уңышлы эшчәнлек өчен кирәк. Сәламәтлекне үлчәргә мөмкинме?  

      Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы билгеләгәнчә, сәламәтлек – ул авырмау гына түгел, ә тулы физик, рухи һәм социаль муллык халәте дә.

      Чынлап та, сәламәтлек, нигездә, кешенең аңына, психологиясенә, тормыш фәлсәфәсенә бәйле. Бу – Россия һәм чит илләр галимнәре тикшеренүләре белән дә раслана.  Алар сәламәтлеккә яшәү рәвеше (50-55%), әйләнә-тирәнең торышы (20-25%), нәселдәнлек (20%), сәламәтлек саклау эше (10%) йогынты ясый, дигән нәтиҗәгә килгәннәр.

      Димәк, кешенең сәламәтлеге, нигездә, аның үзенә бәйле. Борынгы греклар, мәсәлән, аз авырганнар һәм озак яшәгәннәр. Моның сере дә бик гади: алар үсемлек ризыкларын  ашаган, итне аз кулланган, тәмәке тартмаган, шәрабне 30 яшьтән соң гына авызына алган. Ләкин иң мөһиме – кешеләр балачактан башлап өлкән яшькә җиткәнче чыныкканнар һәм һәрвакыт хәрәкәттә булганнар.

    Озак һәм шул ук вакытта сәламәт тормышта ничек яшәргә? Әйтик, Кавказда 120 яшьтән өлкәнрәк кешеләр бар. Галимнәр раслаганча, Абхазиядә башка төбәкләргә караганда акрынрак картаялар. Моны ничек аңлатырга соң? Абхазлылар – бик тыныч, тормышны фәлсәфи кабул итүче халык. Тагын шунысы әһәмияткә ия: Кавказда өлкән кешеләргә зур хөрмәт күрсәтәләр. Авыр чакларда алар белән киңәш-табыш итәләр. Әлбәттә, башкаларга үзенең кирәклеген тойган өлкән кеше яшәү дәрте белән яна.

      Барыбызны да уйланырга мәҗбүр итә торган тагын бер факт: Россиядә гомер озынлыгы Европа илләре арасында иң кыскасы. Статистика буенча ирләр хатын-кызларга караганда 14 елга азрак яши. Дөньяның бер генә илендә дә мондый хәл күзәтелми.

      Әйдәгез, иң элек шуны ачыклыйк: без озак һәм бәхетле тормышта яшәргә телибезме яки инде 40-50 яшьләрдә үк: "Миңа нигә мондый тормыш? Төрле авырулар интектереп бетерде инде”, -- дип әйтәбезме. Хәзерге чор кешенең сәламәтлегенә һәм физик формасына таләпләрне нык арттырды. Бүген без бер нәрсәне ачык аңлыйбыз: сәламәтлек, физик форма – ул кешенең матур һәм бәхетле тормышының төп нигезе.

     Кеше хәрәкәттән, хезмәттән башка хәлсезләнә. Көндәлек спорт күнегүләре организмның картаюын акрынайта һәм гомерне уртача 6-9 елга озынайта. Физик күнегүләр – чын мәгънәсендә яшьлек эликсиры. Әмма, галимнәр раславынча, физик күнегүләр даим – атнаның алты көнендә 1 әр сәгать  үтәлгәндә генә тулы файда китерә.

    Бүгенге чор галимнәре раслаганча, физик нагрузка актив дөрес режим белән туры килергә тиеш. Акыллы, белемле кешеләр озаграк яши, азрак авырый.

     Галимнәр сәламәтлек һәм гомер озынлыгының наркотиклар, алкоголь, никотин куллануга бәйле булуын күптән дәлилләде инде.

20 гасырда , тәмәке тартуның зыянына карамастан, сигарет җитештерү артуга таба бара. Сигаретны төп җитештерүчеләр – АКШ һәм Бөекбритания башка илләргә үз продукцияләрен чыгаруны арттыра. Шул ук вакытта алга киткән илләрдә тәмәкене көннән-көн азрак, ә артта калган илләрдә һаман күбрәк тарталар. Россиядә дә моның соңгысы күзәтелә.

     Күп кенә яшүсмерләр өлкәннәрнең, күпчелек очракта ата-аналарның йогышлы үрнәкләре тәэсирендә тарта башлый. Ата-аналар балаларын бу зарарлы гадәттән ничек кенә биздерергә теләсәләр дә, үрнәк күрсәтү үгетләү-әрләүләрдән көчлерәк булып чыга. Тәмәкене кулына алган һәр кеше шуны онытмасын: бер кап сигаретта кешене үлемгә илтә торган никотин дозасы бар.

      Галимнәр раславынча, хәрәкәт активлыгы зарарлы гадәтләргә каршы көрәштә иң яхшы сәламәтләндерү чарасы булып санала. 100 метр арага йөгергән кешегә карасаң. Аның күзләре елмая, йөзе шатлыктан балкый. Хәрәкәт вакытында барлыкка килгән шатлык тойгысы никотин һәм алкоголь тәэсиреннән күпкә өстен ул.

      "Аракы – акча түләп алган агу”, -- дигән безнең бабаларыбыз. "Аракы акылны утсыз да яндыра”, "Аракы сүзне озынайта, гомерне кыскарта”, -- дип тә өстәгәннәр алар.

         Исерек менә нәрсә ди: " Мин дөньяда барысыннан да көчле.Аякларым зәгыйфь булса дә, алар бик озын, ә ашказаным төпсез.  йөгәнсез. Карашларым оятсыз. Әгәр минем белән сәүдәгәр дуслашса, аны ярлы һәм мескен хәлгә төшерәм. Ул ертык киемнәрдән, тишек ботинкалардан йөри башлаячак. Әгәр минем белән хатын-кыз дуслашса. Ул нинди генә акыллы булса да, бер эчә башласа, аны азгын хатын итәчәкмен. Ул ник туганына үкенәчәк.

     Ә хәзер фәлсәфәче Константинның моннан 1000 еллар элек әйткән сүзләрен искә төшерик.

-- Кем туктаусыз ыңгыраша?

-- Кем азгын һәм әрәмтамак?

-- Кызарган күзле кеше кем ул?

-- Кемнән сасы ис килә?

-- Кем пычракта ауный?

-- Ул – эчүче.

"Алкоголь кешеләрне дәһшәт, хәерчелек  һәм вөҗдансызлык кочагына ташлый”

     Алкоголь гаиләдә иминлекне боза, балаларның бәхетен урлый, аларның укуына зыян китерә, күңелләренә рухи газаплар сала.

    Статистика күрсәткәнчә. Аракы белән укымышсыз, йомшак холыклы кешеләр мавыга. Зыялы. Акыллы кешенең тормыш-көнкүреше файдалы үтә: ул буш вакытларында китаплар укый, театрларга бара, туризм, спорт белән шөгыльләнә. Кыскасы, ул гомеренең һәр мизгеленең кадерен белә.

       "Елмаю һәркемнең гомерен озынайта”. "Игътибарыгызны һәрчак тормышыгызның якты якларына туплагыз. Күңелсез хәлләр турында онытырга тырышыгыз. Психологлар вак-төяк нәрсәләр өчен кычкырышудан һәм бәхәсләшүдән тыелырга киңәш бирә. Алар көлке. Шаярту һәм мактау сүзенең файдалы булуы турында әйтә. Якты уйлар һәм әйләнә-тирәдәге бөтен нәрсәгә мәрхәмәтлелек күрсәтү – сәламәт булуның нигезе.

    Тормышта бәхетсез кеше булуга караганда, бәхетле кеше булу җиңелрәк. Кешене күралмауга караганда , ярату җиңелрәк. Бары тик тырышлык күрсәтергә, тормышны, кешеләрне яратырга, җиң сызганып эшләргә, сәламәт тән һәм сәламәт рух өчен көрәшергә, күңелеңдә гел яхшы уй-фикерләр генә сакларга кирәк.

       Сәламәтлек – ул гүзәллек. Шуңа күрә һәрчак матур булыгыз, табигать тарафыннан бирелгән байлыкны юкка сарыф итмәгез, үз сәламәтлегегезне саклагыз һәм ныгытыгыз.

 

Категория: минем мәкаләләрем | Добавил: zamalieva-farida (02.03.2014) | Автор: фарида
Просмотров: 3990 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]