20:23 Эзләнү-иҗади эшләр конкурсы - "Мин авылны сайлыйм" | |
Бүген Яшел Үзән районы Карагуҗа урта мәктәбендә республика конкурсы үткәрелде. Анда Татарстанның төрле районнарыннан 300 укучы үзләренең эшләрен якларга килгән иде. Без дә башлангыч класстан 2 укучы алып бардык. 2 нче класс укучысы
Шиһабетдинова Ләйлә "Ачасырым чишмәләре" дигән эзләнү эшен тәкъдим итте һәм 3 нче урынга лаек булды. 3 нче класс укучысы Абзалина Гөлия "Бүлмә гөлләре" дип исемләнгән тикшеренү эшен яклады, ул 2 нче урын алды. Бу укучыларны уңышлары белән котлыйм.
| |
|
Всего комментариев: 0 | |