06:42 "Кар сыннары шәһәрчеген" ачу | |
Бүген безнең мәктәптә "Кар сыннары шәһәрчеген" ачу тантанасы булды. Бу чарада әти-әниләр дә катнашты. Һәр класс үзенең иҗатын тәкъдим итте. Шигырьләр, җырлар белән кар сыннарын якладылар. Башлангыч класс укучылары Кар бабай һәм Кар әби ясадылар. Нәниләрнең чыгышлары барысына да ошады. Әй, Кар бабай, Кар бабай, Әй, Кар әби, Кар әби, Хуш киләсең, уз бире! Хуш киләсең, уз бире! Кунак булып килер дип, Шатланышып, җыр белән Күптән көттек без сине! Каршылыйбыз без сине! Каршылыйк, дуслар, бергәләп, Яңа ел килә безгә! Әнә күпме кунак килгән Әйләнә-тирәбезгә. Йолдызлар төшеп кушылган Чыршыдагы утларга. Кар бабай белән Кар әби Килгән безне котларга!
| |
|
Всего комментариев: 0 | |