00:23 Тукай елы | |
Быел мәшһүр шагыйребез Габдулла Тукайга 125 яшь. Тукай елына карата мәктәбебездә күп кызыклы чаралар булып узды. Тукай әсәрләренә рәсемнәр, кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. Иң-иңнәрен районга конкурска җибәрдек. Күп кенә укучыларның эшләрен "Күчтәнәч" тапшыруына да юлладык. Озайтылган көн төркемендә "Мәңге яши, яшьни яшь Тукай" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрдек. Анда балалар Тукайның шигырьләрен, җырларын башкардылар. Кайбер әсәрләрен сәхнәләштереп тә күрсәттеләр. Кичә күңелле үтте.
| |
|
Всего комментариев: 0 | |