Пятница, 03.05.2024, 05:59
Приветствую Вас, Гость
Главная » Архив материалов
 Татарстанда 2012 нче ел тарихи-мәдәни мирас елы итеп билгеләнде. Ә Россиядә  Россия тарихы елы дип игълан ителде. Шул уңайдан безнең мәктәптә аерым план төзелде. Бу план нигезендә һәр класс җитәкчесе төрле чаралар, класс сәгатьләре үткәрәчәк. 
Просмотров: 1569 | Добавил: zamalieva-farida | Дата: 13.02.2012 | Комментарии (0)

     
Бүген Яшел Үзән районы Карагуҗа урта мәктәбендә республика конкурсы үткәрелде. Анда Татарстанның төрле районнарыннан 300 укучы үзләренең эшләрен якларга килгән иде. Без дә башлангыч класстан 2 укучы алы ... Читать дальше »
Просмотров: 1817 | Добавил: zamalieva-farida | Дата: 31.01.2012 | Комментарии (0)

27 нче гыйнвар көнне Яшел Үзән районы Осиново татар гимназиясендә Республика семинары булып узды. Бу семинарга ИРО дан Илсөя Тәлгатовна Сәгъдиева, яңа әлифба һәм татар теле дәреслеге авторы И.Х. Мияссарова, әдәби уку дәреслеге авторы Г.М.Сафиуллина килгән иде. Алар безгә бик эчтәлекле чыгышларын тәкъдим иттеләр. Барлык дәреслекләр буенча методик кулланмалар, мөстәкыйль эш дәфтәрләре чыгарылган. Бу дәреслекләр буенча эшләү методикасы белән таныштырдылар. Фикер алышулар үткәрелде. Бу өйрәтү семинарыннан без бик канәгать булып таралыштык. Рәхмәт барлык оештыручыларга. ... Читать дальше »
Просмотров: 751 | Добавил: zamalieva-farida | Дата: 31.01.2012 | Комментарии (0)

   Һәр ел саен безнең Яшел Үзән районында  "Мин авылны сайлыйм!" дигән республика конференциясе үткәрелә. Без дә анда актив катнашабыз. Үткән елны без рәсемнәребезне тәкъдим иттек.  Ә быел 2 нче класс укучысы белән  чишмәләребез турында  фотоальбом һәм презентация әзерлибез. Укучыма уңышлар телим. 
Просмотров: 744 | Добавил: zamalieva-farida | Дата: 19.01.2012 | Комментарии (0)

  
 28 нче декабрь көнне безнең мәктәптә шаулап-гөрләп Чыршы бәйрәме булып узды. 1-6 нчы класс укучылары бик нык әзерләндек, бәйрәмебез килгән кунакларга бик тә ошады. Балалар рәхәтләнеп уйнадылар, биедел ... Читать дальше »
Просмотров: 913 | Добавил: zamalieva-farida | Дата: 29.12.2011 | Комментарии (0)

  
Авылыбызның уртасында бик матур бакча бар. Ул Җәйге бакча дип атала. Элек анда сабантуй көнне кичке уеннар оештырылган. Бакча янында таган булган, анда яшьләр төн буе рәхәтләнеп атынганнар. Бакча эчендә юкә агачлары үсә. Һәр яз бакча янында хуш ис тарала. 
Просмотров: 698 | Добавил: zamalieva-farida | Дата: 24.12.2011 | Комментарии (0)

      Анимашки Линии  
 Бүген безнең мәктәптә "Кар сыннары шәһәрчеген" ачу тантанасы булды. Бу чарада әти-әниләр дә катнашты. Һәр класс үзенең иҗатын тәкъдим итте. Шигырьләр, җырлар белән кар сыннарын якладылар. Башлангыч класс укучылары Кар бабай һәм Кар әби ясадылар. Нәниләрнең чыгышлары барысына да ошады.
Просмотров: 1247 | Добавил: zamalieva-farida | Дата: 19.12.2011 | Комментарии (0)

 Менә сайлаулар да шаулап-гөрләп үтте. Традиция буенча безнең мәктәп укучылары концерт куйдылар. Башлангычлар да читтә калмады. Үзләренең чыгышлары белән тамашачы-әбиләребезне сөендерделәр.
Просмотров: 642 | Добавил: zamalieva-farida | Дата: 05.12.2011 | Комментарии (0)

                             
Просмотров: 1075 | Добавил: zamalieva-farida | Дата: 29.11.2011 | Комментарии (0)

Просмотров: 802 | Добавил: zamalieva-farida | Дата: 28.11.2011 | Комментарии (0)

« 1 2 ... 5 6 7 8 9 10 »